Балалар китабының язгы маҗаралары (6+)

22 март көнне 11 нче санлы китапханәгә кунакка беренче сыйныф укучылары килде. Балалар китабы атналыгын ачу кысаларында яшь китап сөючеләр өчен «Балалар китабының язгы маҗаралары» дигән укучылар экспедициясе үткәрелде. Тамаша геройлары белән бергә балалар презентация ярдәмендә Китап дөньясына сәяхәт кылды, алар анда «Паровозик из Ромашково» мультфильмыннан күңелле җыр астында үзләре күзаллаган паровозда юл тотты. 
«Китап уку» исемле беренче станциядә кунакларны Әкият көтеп торды. Яшь китап сөючеләр яхшы әкият белгечләре булып чыкты, «Дөньяда әкиятләр бик күп» викторинасы сорауларына дус-тату җавап бирделәр. Китапханәнең нәни кунаклары бик теләп табышмаклар чиште, әсәр геройларын таныды, рәсемнәр буенча әкиятләрне танып белде, яңа балалар китаплары һәм журналлары белән танышты.
«Танып бел» станциясендә балалар Бармалей белән бергә «Ач әле, бел әле!» интерактив уенын уйнады. Шулай ук «Сүз портреты буенча әдәби геройны таны», «Бу сүзләр кайсы әсәр героеныкы?» һ.б. уен-бәйгеләрдә актив катнашты.
«Битне ертма» станциясендә укучыларны табиб Айболит көтте. Монда балалар китапны куллануның кагыйдәләрен искә төшерде һәм «Гришкины книжки» мультфильмыннан өзекне карады. Укучылар китаплар һәм язучылар турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алды, «Әйе – юк» уенында уйнап, китапны куллану кагыйдәләре буенча үз белемнәрен сынап карадылар. 
Әкият барысына да уңышлар теләде һәм китап белән дус булырга тәкъдим итте. Китап укуда ярдәмче дә, яхшы дус та, кызыклы әңгәмәдәш тә ул. Чара вакытында балалар каникулларны китапханәдә уздыру кызыклы һәм файдалы икәненә тагын бер кат инанды!

Поделиться: